Пандемия һәм локдаун вакытында чатырлар белән табигатькә чыгу безнең күңел ачу чараларының берсе иде. Без бер-ике төнгә чатыр белән калып була торган урыннар эзләдек: башта өйгә якынрак җирләрне карадык, аннары ераккарак киттек, ә соңрак ике сәгатьлек юлдагы урыннарга да барып җиттек. Шулай итеп, сәяхәтләребезнең берсе Франция чигендәге тау үзәнендә урнашкан кемпингка туры килде.
Якында гына — гаҗәеп матур, кечкенә генә хутор. Өйләре бик пөхтә һәм сөйкемле. Кызганычка каршы, бу авылның исемен төгәл белә алмадым. Ул менә бу тукталыш янында урнашкан, бәлки, бу урынның исеме Van d’en Haut’тыр.











