26 июнь, 2023 ел

Арөз тарлавыгы буйлап йөрү

Җәмәгать урыннарында чикләүләр гамәлдә булган, һәр җирдә маска кияргә кирәк булган пандемия вакытында, халык күп җыелган җиргә бару теләге бөтенләй юк иде. Бу вакытны без тирә-як белән танышу өчен кулландык: походларга йөрдек, елга буйлап гиздек, тауларга мендек һәм тарлавыклар аша үттек.

Шундый тарлавыкларның берсе — Нёвшатель күле буендагы Будри шәһәрчеге янында урнашкан Gorge de l’Areuse.

© Ilyas Yambay, 2014-2026 | Kiss theme for Hugo